Яшь табигать сөюче маҗаралары (6+)
13
Июнь 2021
Якшәмбе
11 июнь көнне 23 нче санлы китапханәдә «ЭКО стилендәге тормыш» программасы кысаларында балалар бүлеге укучылары өчен «Яшь табигать сөюче маҗаралары» дигән уен-викторина уздырылды. Чара барышында балалар гаҗәеп табигать дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды. «Тере һәм тере булмаган табигать» тукталышында әйләнә-тирә мохитне саклауда кешенең роле турында белде, юкка чыга баручы хайваннар һәм кеше тормышында урманның роле турында «Хайваннар патшалыгы», «Урман табышмаклары» һәм «Үсемлекне таны» бүлекчәләре сөйләде. Шулай ук балалар китаплар һәм тематик журналлар күргәзмәсе белән танышты. |